1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр 14,75 процентка индексацияләнә. Аларның уртача күләме 15,5 мең булачак. Бу хакта РИА Новостига РАНХиГС белгече Марина Солодовникова сөйләгән.
«Россия законнары буенча, 1 апрельдән традицион рәвештә социаль пенсияләр индексацияләнә (14,75 процентка – РИА Новости искәрмәсе).
2025 елның 1 апреленнән Россиядә социаль пенсияләрнең уртача күләме 15 505 сум булачак, бу 2025 елда пенсионерның федераль дәрәҗәдә билгеләнгән яшәү минимумына (15 250 сум) тәңгәл була диярлек», – дигән Солодовникова.Аның сүзләренчә, мондый пенсияне башка пенсия алу хокукы (иминият пенсиясе, тиешле еллар эшләгән өчен пенсия һ.б.) булмаган кешеләр алырга мөмкин. Бу очракта пенсия гомум билгеләнгән сроктан биш ел соңрак, 65 (хатын-кызлар) һәм 70 (ир-атлар) яшьтә билгеләнә. Социаль пенсияләрне шулай ук инвалидлык яки туендыручыны югалту очраклары буенча алалар.
«Индексация 166 федераль закон буенча пенсия алучыларга да кагылачак. Болар: Бөек Ватан сугышы ветераннары, блокада Ленинградында һәм камалыштагы шәһәрләрдә яшәүчеләр, радиация һәм башка техноген бәла-казалардан зыян күрүчеләр һәм башкалар. Мондый пенсия алучыларның гомуми саны – якынча 700 мең кеше», – дип өстәгән белгеч.
Свежие комментарии