На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Эш вакытында чәй эчәргә ярыймы?

Эш бирүче хезмәткәрләргә эш урынында чәй эчүне тыярга хокуклы. Бу очракта хезмәткәрләрнең төшке аш вакытында эш урыныннан китә алу мөмкинлеге булырга тиеш, дип хәбәр итә РИА «Новости» юрист Ольга Владимировага сылтама белән.

«Компания офиста үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кертергә, шул исәптән эш урынында чәй эчүне тыярга да хокуклы.

Әгәр хезмәткәрнең төшке аш вакытында эш урыныннан китү мөмкинлеге булса, мондый тыюны билгеләргә мөмкин», – диде Владимирова.

Белгеч сүзләренчә, хезмәткәрнең ашау өчен башка вариантлары юк, ә эш урынында ашаган өчен аңа дисциплинар җәза салына икән, мондый тыю хокуксыз була.

Владимирова әйтүенчә, кайбер җитештерү биналарында ашау закон буенча тыела. Ә аерым предприятиеләрдә ашау өчен бүлмәләр булдыру санитария нормалары белән билгеләнгән, дип өстәде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх