На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Җырчыга укыганнар җырласын» – Рифат Зариповка җырлаудан туктарга кушканнар

Җырчы Рифат Зариповка шушы көннәрдә кәефен төшерерлек хат килеп төшкән. Концертын тамаша кылган берәү, Рифатка җырчы булуга караганда нәфис сүз остасы булу күбрәк килешә, дигән фикер язып калдырган.

«Сарманда сезнең концертта булырга туры килде. Үз фикеремне генә әйтәм – сезгә нәфис сүз остасы булырга кирәк.

Җырны – җырчылар, җырчы булырга укыганнар җырласын. Җырларга омтылуыгыз начар түгел-түгелен, әмма юмор остасы булсагыз, күбрәк килешер иде», – дип смс язып җибәргәннәр Рифат Зариповка.

Җырчы әлеге хатны башкаларга да күрсәтми булдыра алмаган.

«Кадерле подписчиклар, сез инде беләсез, директта язган сорауларыгызга җаваплар бирергә тырышам. Урап узганым юк. Менә бу смс буенча үзем генә җавап бирә алмыйм. Шушы тамашачыбызның әйткән фикере турында нәрсә уйлыйсыз? Миңа нәфис остасы булыргамы, әллә инде җырлаучы булып йөрергәме? Нишләргә инде, аптыраган бит хәзер», – дип киңәш көтә Рифат Зарипов.

 

Ссылка на первоисточник
наверх