На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Кыяр уңышы мул булсын өчен киңәшләр

Бор, калий һәм азот – бакчачының иң якын дуслары. Кыярдан мул уңыш алу рецепты турында «Челнинские известия» яза.

Блогер Мария Гарапшина кыяр уңышын мул һәм тәмле итү өчен, шулай ук куакларның яшеллеген арттыру өчен, гади һәм нәтиҗәле ашламалар кулланырга киңәш итә.

Кыярның күпләп чәчәк атуы өчен бор кирәк.

Моның өчен 5 грамм бор кислотасын 2 литр җылы суда эретергә, аннары акрынлап су өстәп, 10 литрга кадәр җиткерергә һәм шул эремәне яфракларга һәм бөреләргә сиптерергә.

Зур кыярлар үссен өчен калий кирәк. 1 стакан агач көлен 10 литр җылы суда эретергә, 3 сәгать төнәтергә. Һәр куак төбенә 1 литр шушы катнашманы сибәргә.

Куаклар зуррак үссен өчен, чүпрә нигезендә ашлама кулланырга мөмкин. 10 грамм коры чүпрәне һәм 1 аш кашыгы шикәрне 1 литр җылы суда болгатырга, 3 сәгатькә калдырырга, аннары 10 литр су белән сыеклатырга. Һәр куак төбенә 1 литр сибәргә.

Зур, куе яшеллек булсын өчен иң яхшысы – азот. Моның өчен тавык тизәге яки кычыткан төнәтмәсе кулланырга мөмкин, су белән 1:10 нисбәтендә катнаштырырга. Һәр куакка 1 литр кирәк булачак, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх