
Бер танышымның «Матур егет заказга мантый һәм бәлеш пешерә» дигән статусларын укыдым да, кызык булып китте. Безнең татар ир-атлары аш бүлмәсенә күбрәк шул мантый-бәлешләрне тәмләп карарга гына чыгалар бит инде. Ә биредә үзе әзерли, өстәвенә, әле заказлар да алмакчы. Аш-су остасы Илфат Әхмәдиев белән якыннанрак танышырга булдым.
«Армиядә ризыкларны тәмлерәк итеп пешерергә тырыштым»
Әңгәмәдәшем төрле яклап кызыклы шәхес булып чыкты. Шәһәрдә туып-үсүенә карамастан, чип-чиста итеп татарча сөйләшә, бер оешмада җитәкче вазифасында эшли. Ә инде рестораннар көнләшерлек тәмле ризыклар әзерләү – хоббие, яратып башкарган шөгыле дип әйтик. Шушы юнәлештә үз блогын да алып бара.
Илфатны баштарак ашарга пешерү әллә ни җәлеп тә итмәгән үзе. Пешекче-кондитер һөнәрен үзләштереп чыгарга аз гына вакыт калгач, Илфат «шалт!» итеп уку йортын алыштырып куя: инженер-техник булырга карар кыла. Академик ял алып, армия хезмәтенә дә барып кайта. Тик менә армиядә аңа теге «күңеленә ошап бетмәгән» һөнәргә яңадан әйләнеп кайтырга туры килә. Документындагы «пешекче» дигән бер язу да җитә, Илфатны ашханәгә билгелиләр.
Элек-электән армиядә ашханә иң «блат»лы урыннар рәтендә йөри иде. Янәсе, монда эләккән солдатның урыны җылыда, тамагы һәрвакыт тук була. Ләкин, Илфат сүзләренчә, 250 солдатка ашарга пешерү бер дә җиңел эш түгел. Шуңа да карамастан, ул хезмәтен намус белән үтәргә тырышкан.
Солдатларга иртәнге ашны әзерләп өлгертү өчен, безгә иртәнге сәгать 3тә торырга туры килә иде. Ризыкларны булдыра алганча тәмлерәк итеп пешерергә тырыштым. Укыган вакытта алган белемнәрне эшкә җигәргә туры килде.
Ингридиентларны күпме, ничек саласын искә төшереп, һәр рецептымны язып бардым.Армиядә иң яратып әзерләгән ризыкларымның берсе – камбала балыгы. Бәлки, мин яхшы урында хезмәт иткәнмендер, бездә солдатларны тәмле ашату, ризыкларны тәмле итеп әзерләү өчен барлык продуктлар да, шартлар да бар иде. Генералларны да ашата идек. Минем хәтеремә сеңеп калган бер очрак булды: ашханәгә урнашкач, барыбер олы кеше бит инде дип, үзебезнең генералга аерым ризык пешердем. «Мин – яңа пешекче, менә сезгә шундый-шундый ризык әзерләдем», – дип, алдына китереп куйдым. Ә ул аны кабып та карамады. «Егетләр карабодай ашыйлар бит бүген. Миңа аларга әзерләгәнеңне алып кил», – диде.
Хезмәттәшләремә дә мин пешергән ризыклар ошый иде. Дембель вакытым җиткәч тә егетләр: «Кал инде, контрактка кул куймыйсыңмы», – дип үгетләделәр, – ди ул.
Илфат армиядән «аш-су бүлмәсенә башка якын да килмәячәкмен» дип кайтса да, тәмле өлкә аны үзеннән ерак җибәрми: ул Чаллыдагы бер ресторанда официант булып эшли башлый, укуын дәвам итә. Соңрак аңа слесарь булып та, машина йөртүче булып та эшләргә туры килә. Хәтта, бер шәхси клиникада эшләп, медицина буенча тәҗрибә тупларга да өлгерә. «Пациентларга анамнез җыя, соңыннан шуны терапевтка илтеп тапшыру белән шөгыльләндем. Ләкин кешеләрне алдауларын, ялган чирләр табып, кредитларга утыртканнарын күреп, гайрәтем чикте. Үз өстемә гөнаһ аласым килмичә, китеп бардым», – дип искә ала ул бу турыда.
«Ябык булсам да, тәмле ашарга яратам»
Эштән бушаган кичләрдә Илфат төрле ризыклар пешерергә ярата. Баштарак кулинар югарылыкка омтылмыйча, гади ризыклар гына әзерләсә, әкренләп, азартка бирелеп китә.
Ябык булсам да, тәмле ашарга яратам. Хатын белән социаль челтәрләрдә фудблоглар карарга яратабыз. Тамак ача да: «И, әйдә, без дә пешерик әле», – дип тотынабыз. Илһам килгәндә, тәмле-тәмле ризыкларны якыннарым, килгән кунакларны сыйлау өчен дә пешерәм. Әкренләп бәлешләр, мантыйларга заказлар алырга җыенам. Чөнки бер тапкыр без бәлешкә заказ биреп караган идек. Күңелгә ошап бетмәде. Үзем пешергәне күпкә шулпалырак, тәмлерәк, дигән фикергә килдек. Ә нигә әле миңа да ризыкларымны башкаларга да тәкъдим итмәскә, дип уйлап куйдым. Инде кулым шомарды, үз-үземә ышанычны гына арттырасы бар. Бөтен фантазияне эшкә җигеп, интернеттан да карап, бәлеш өсләрен матурлап бизәкләргә өйрәндем. Чәчәкләр ясау өчен махсус җайланмалар сатып алдым.
Грузин, итальян халыклары кухнясын да яратып пешерәм. Шулай да, күбрәк милли ризыкларга, татар күхнясына өстенлек бирәм. Үзем дә шул ук бәлешләр, мантыйлар дип үләм инде мин. Әби, авыл искә төшә. Минем әби-бабайларым Башкортстанның Шаран районыннан. Җәй җитсә, авылга 8 онык кайтып тула идек. Иртәнге якта уянасың, әби өй алдында сепаратор аертып утыра. Шул арада аш бүлмәсеннән төш (бавырсак) исләре килә башлый. Озак та үтми, әби алдыбызга зур бәлеш китереп куя, аны «эх» дигәнче юкка чыгарабыз (көлә). Шушы якты хатирәләр, балачак истәлекләре дә милли ризыкларны пешерәсе килү теләген тудыра, – ди әңгәмәдәшем.

Фото: © Илфат Әхмәдиев архивыннан. Гаиләсе белән
Илфатның ризыкларын беренче тәмләп караучылар – туганнары, әти-әнисе, дус-ишләре.
Минем иң беренче заказчигым – әни. Безгә кунакка килер алдыннан: «Улым, бер тәмле бәлеш белән сыйла әле», – дисә, «ә» дигәнче өлгертәм. Минем әти белән әни – үзләре дә тәмле пешерәләр. Шуңа минем аш-су бүлмәсендә кайнашуыма каршы килмәделәр. Әти-әнинең, гомумән, беркайчан да миңа «алай эшлисе түгел» дип әйткәннәре булмады. Юнәлеш кенә биреп тордылар. Әни мине токмач кисәргә дә өйрәтте. Мин исә хатынны өйрәттем, – дип көлә Илфат.
Илфат белән Әдилә (Илфатның тормыш иптәше) кунакка барганда, аларга мантыйлары яки тәмле бәлешләре «ияреп бара». Һәр бәлеш, һәр пешергән ризык Илфатка тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Әле кичә фудблогер Руслан Кираметдинов концертына да кунак сые белән барган.
Концерты алдыннан, җырчы Руслан Кираметдиновның төркемен мантый белән сыйлап кайттым. Шулай ук яраткан җырчым Ришат Төхвәтуллинга да үзем пешергән мантыйны ашатасым килә. Тиздән Чаллы якларына килә икән, аңа да сый-хөрмәт күрсәтергә җыенам, – дип уртаклашты ул.

Фото: © Илфат Әхмәдиев архивыннан. Руслан Кираметдинов белән
«Өйдә ашау өчен – мин, ә чисталык өчен хатыным җаваплы»
Борынгы заманнарда ук ир-атлар ауга йөгергән, ә хатын-кызлар учак яккан. Безнең татарда да электән «ашарга хатын-кыз пешерергә тиеш» моделе яшәп килә. Татар хатын-кызында булырга тиешле төп сыйфатлар исемлегендә дә ашарга пешерә белүе алдынгы рәтләрдә йөри. Илфат фикеренчә, татар ир-атлары, әкренләп, бу стереотиплардан читләшә бара инде.
Хәзерге ирләр юа да, пешерә дә, бала да карый. Алар басуда эшләргә тиеш дигән әйбер юк. Минем хатын да пешерә, әмма бик еш түгел. Аның каравы, фатирыбыз ялтырап тора. Безнең өйдә ашау өчен – мин, ә чисталык өчен хатыным җаваплы, – ди ул.
Сүз уңаеннан, Илфатның тормыш иптәше белән танышу тарихы да кызыклы. Яшьләр төнге клубта танышкан.
Яңа ел бәйрәмнәреннән соң дус егет белән клубка барган идек. Хатыным да иптәш кызы белән шунда булган. Иртәнге сәгать 4, миңа икенче көнне эшкә барасы. Дус егетне: «Нияз, әйдә кайтыйк инде», – дип аптыраттым да, машинага кереп утырдык. Карасам, Нияз клубтан 2 кыз белән чыгып килә. «Шушы кызларны өйләренә генә кайтарып куйыйк әле», – ди. Башта уфтанган идем инде. Кайта-кайта карыйм: Әдилә чибәр генә. Ояла башладым үзеннән, җитмәсә, минем янәшәмә утырды. Ул яшәгән йорт та миннән юл аша гына булып чыкты. Аны төшереп калдыргач та, бу йорт янына еш килә башлаячагымны күңелем белән сиздем.
Әдилә – теш табибы. Укуын тәмамлагач, Себергә китү теләге бар иде. Җибәрмәдем (көлә). Никах укытып, бергә яши башладык. Кызыбыз Айлинны тәрбиялибез», – дип бәян итте ул бу хакта.

Фото: © Илфат Әхмәдиев архивыннан. Хатыны һәм кызы белән
Илфат – бала белән утырган хатын-кызга ничек авыр икәнлеген аңлаучы ир-атлардан.
Хатыныма гел булышырга тырышам, ял итәргә мөмкинлек бирәм. Хатын-кызга бала белән утырганы өчен һәйкәл куярга кирәк. Баланы алып, урамда йөреп керәм. Бакчага әзерләү өчен, Айлинны төрле уйнау бүлмәләренә дә йөртә башладым. Башка балаларны да күрсен, аралашырга өйрәнсен, дим.
Гаиләбез белән бергәләп сәяхәт итәргә яратабыз. Быел гына башта Дубайга, аннан машина белән Дагыстанга барып кайттык, – ди ул.
Илфат машинада бюджетлы сәяхәт итү буенча да киңәшләр бирә ала. Мәсәлән, алар гаиләсе өчен Чаллы – Саратов – Элиста – Домбай – Грозный – Гуниб – Махачкала – Волгоград – Самара маршруты буенча 10 көнлек ял, юл, яшәү, ашау чыгымнары белән нибары 120 мең сумга төшкән.

Фото: © Илфат Әхмәдиев архивыннан. Сәяхәттән бер кадр.
Хәзерге вакытта Илфат аш-су буенча үзенең сәхифәсен тагын да үстерү теләге белән яна. Ә аның сәхифәсен карап, авызга сулар килә. Аның бәлеше дә шулпалы, мантыйлары да кечкенә. «Мантый зур булса, аны тешләгән саен шулпасы, мае ага, тарала башлый. Ә кечкенә мантыйны кабасың да йотасың, эче дә, мае дә үзендә кала», – дип шаярта ул.
Әлеге Илфат видеоларын музыка белән бизи. Алга таба блогын русча да, татарча да алып алып барырга җыена. Бәлки, ир-атлар арасында беренче аш-су блогеры булып та куяр әле. Уңышлар аңа!
Илфаттан бәлеш тәмле булсын өчен киңәшләр:
- Эченә аз гына ак май салып җибәрегез. Ак май аңа үзенчәлекле, тәмле тәм бирә.
- Бәлешнең беренче сәгатен 160, икенче сәгатен 180 градуслы мичтә пешерергә кирәк.
- Бәлеш камыры йомшак булсын, ә төбе кетердәп торсын өчен, аз гына майонез һәм сөт өсте кушыгыз.
- Бәлешне ясаганда, төбен тишәм. Болай эшләгәндә, аның мае камырына да сеңеп пешә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии