На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

29-30 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

29 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә исә, урыны белән 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көнчыгыш һәм көньяк районнарда +4..+9 градус көтелә. Көндез +18..+23 градус фаразлана.

30 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава. Явым-төшем юк. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исә, урыны белән 13 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, көнчыгыш һәм көньяк районнарда урыны белән +3..+8 градус көтелә. Көндез +20..+25 градус фаразлана.

Кимүче ай. Ай Кыз йолдызлыгында.

Крыжовник, карлыгын һәм зелпе куакларын яшәртү өчен карт ботакларын кисәргә. Декоратив куакларны яхшылап сугарырга. Гиацинт суганчаларын, хризантема тамырларын казып алырга. Соң өлгерә торган сортлы кәбестәне җыеп алырга һәм саклауга куярга. Балан, алма, физалис, помидор һәм татлы борычларны консервлау өчен уңышлы көн санала. Чүп үләннәренең тамырларыннан һәм туфракта кышлаучы корткычлардан котылу өчен җирне казып чыгарга. Күпьеллык чәчәкләрне кышка каплап куярга.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх