На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Роберт Мусинны җәзадан азат итәләр - РИА Новости

Суд Татфондбанкның экс-җитәкчсе Роберт Мусинны җәзадан азат итте.

Авыру сәбәпле, Казанның Вахитов районы суды Татфондбанкның элекке башлыгы Роберт Мусинның җәза үтәүдән азат итү турында үтенечен хуплады. Аны хезмәт вәкаләтләрен явызларча кулланган өчен 12,5 елга хөкем иткәннәр иде. Бу хакта судка сылтама белән РИА Новости яза.

Вахитов районы суды вәкаләтләрне явызларча куллануның берничә эпизоды буенча Мусинга карата ике мәртәбә хөкем карары чыгарган иде. 2021 елның сентябрендә аны 12 елга гомуми режимдагы колониягә хөкем иттеләр. Соңрак Татарстан Югары суд коллегиясе хөкем карарын 11 елга калдырды.

2024 елның ноябрендә Вахитов районы суды Мусинны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Барлыгы аны 12,5 елга гомуми режимдагы колониягә хөкем иттеләр. Шулай ук ул 3 елга коммерцияле оешмаларда идарәче функцияләрен башкара торган эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителде. Май аенда Татарстан Югары суды җәза срогын үзгәрешсез калдырды. Өстәмә җәза буларак Мусинны дәүләт бүләкләреннән һәм республиканың атказанган икътисадчысы исеменнән мәхрүм иттеләр.

«Суд Мусинның авыруы аркасында җәза үтәүдән азат итү үтенечен хуплады», – диелә хәбәрдә.

Россия Җинаять-процессуаль кодексының 333 маддәсе буенча әлеге карар кичекмәстән үтәлергә тиеш диелә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх