На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Балалар үскәндә ниләр генә күрмисең...» – Ландыш Нигъмәтҗанова гаиләсендә күңелсез хәл

Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевлар гаиләсендә күңелсез хәл килеп чыккан. Аларның уллары Гомәр кулын имгәткән. Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрләрдәге беренче фотода Гомәрнең гипсланган кулын күрсәтә, ә икенчесендә – энесен кызганып үксеп елап утырган кызлары Ләйләне.

Фото: © социаль челтәрләр

«Балалар үскәндә нәрсә генә күрмисең.

Егылулар да, киселүләр дә, сынулар да. Иң мөһиме, үтә торган булсын һәм менә шундый борчылучы абый-апалар, эне-сеңелләр булсын», – дип яза ул.

Язылучылары, Гомәргә күз тигәндер, дигән фикердә. Чөнки әле кичә генә җырчы балаларының барысы бергә җыйнаулашып утын ташыган видеоларын күрсәткән иде. Гомәр анда аеруча тырышлык күрсәтте.

Ландыш һәм Фәрит Таишевлар берсеннән-берсе остарак чиста татарча сөйләшүче һәм бик талантлы 4 бала тәрбияли.

Фото: © социаль челтәрләр

 

Ссылка на первоисточник
наверх