На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Украина президенты: «Тынычлык килешүе берничә ай эчендә барлыкка килергә тиеш»

Украина президенты Владимир Зеленский конфликтның озакка – ничәдер елларга сузылуын теләмәвен әйтте. ТАСС хәбәр итүенчә, Евросоюз саммитына килгәч, ул, дипломатик килешү турында планны берничә ай эчендә төзергә кирәк, дигән.

«Без бу планны берничә ай эчендә әзерләп өстәлгә салырга тиеш. Безнең озак вакытыбыз юк, безнең сугыш кырында яралыларыбыз һәм һәлак булучыларыбыз күп.

Шуңа күрә без сугышның еллар буе баруын теләмибез. Шуңа күрә икенче саммитка тынычлык планы әзерләргә телибез», – дигән ул.

Швейцариядә 16 июньдә саммит узды, анда Россия вәкилләре катнашмады. Россия катнашмау сәбәпле, Кытай кебек илләр дә бу очрашуда катнашудан баш тартты.

Зеленский әйтүенчә, Швейцариядәге саммиттан соң, Россия ягы белән бернинди дә сөйләшүләр булмаган.

14 июньдә Россия президенты Тышкы эшләр министрлыгындагы чыгышында Украина конфликтын ничек хәл итеп булырга мөмкин икәнен әйтте. Алар – Украина гаскәрләрен Донбасстан һәм яңа төбәкләрдән чыгару, НАТОга керүдән баш тарту, санкцияләрне бетерү һәм Украинаның атом-төш коралыннан баш тартуы. Украина бу тәкъдимне кабул итмәде.

Ссылка на первоисточник
наверх