На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

  • Рустюм Аминов
    Каюмовы молодцы!!! Везде успеваете!!! Успехов и здоровья Вам!!!Ютазыдагы «Кымыз ...
  • Наталья Большунова
    Это что-то новенькое! А нельзя ли с переводом с татарского! Или это только для татар предназначено.КФУ студентлары р...
  • Владимир
    К чему бы это?Алма, чия, груша ...

Бердәм дәүләт имтиханы вакытында укучы баланың йөрәге туктаган

Дербент шәһәрендә бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга кергән укучының йөрәге туктаган. Аны «ашыгыч ярдәм» килгәнче коткара алганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

20 июньдә имтиханда күзәтүчеләрнең координаторы баланы үлемнән алып калган. Ул – Сеченов исемендәге Мәскәү медицина университеты аспиранты Магомед-Мухтар Исмаилов, табиб-нефролог.

Бу турыда Дәүләт Думасында Дагыстаннан депутат Султан Хамзаев телеграм-каналында язган.

«Имтихан тапшыру пунктына эксперт буларак килгән Мухтар бик тиз эшли һәм беренче ярдәм күрсәтә. Аның һөнәри күнекмәләре аркасында баланың гомере сакланып калына», – диелә хәбәрдә.

Дербент шәһәре Мәгариф идарәсе белешмәсе буенча, БДИ вакытында бала башын тота, аннары бераз селкенмичә утыра. Аны фикерләрен туплый дип уйларга була. Бала янына киләләр, аңа дәшәләр, тик укучы җавап бирми. Шул чакта Магомед-Мухтар Исмаилов килеп җитә һәм беренче ярдәм күрсәтә.

Аннары укучы малайны хастаханәгә салалар. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.

Малайның анасы сүзләренчә, эсселектән баланың хәле киткән. Кабинетта бик тынчу булган, бала аңын югалта.

Магомед-Мухтара Исмаилованы Дербент шәһәре башлыгы бүләкләгән, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх