На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

24 подписчика

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    алё, копировщики!!! зачем тащить на МТ то, что НИКТО не читает и Никто даже не просматривает???«Әлеге җыр бөтен ...
  • Vlad Melikov
    Это что за тарабарщина?Росприроднадзор: ...
  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...

Әнвәр Нургалиев төркеменнән җырчы Айгөл Рәхимова киткән

Hide ad blocks: false

Җырчы Әнвәр Нургалиев төркеменнән җырчы Айгөл Рәхимова китә. Ул анда җырчы да, гастрольләрдә төркемгә ашарга да пешерүче иде. Җырчы китүе турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Әнвәр Нургалиевка һәм командага 5 еллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәм. Йөзләгән чакрымнар, күпсанлы шәһәрләр һәм бергәләп узган юл.

Мин шундый талантлы кешеләр белән эшләвемә горурланам. Һәрберегезгә рәхмәт!

Кадерле тамашачы! Сезгә рәхмәтем чиксез. Сезнең алкышлар, җылы каршы алуыгыз миңа бирешмәскә һәм үземдә шикләнмәскә көч бирде. Мин «хушыгыз» дип әйтмим, «яңа очрашуларга кадәр», – дип яза ул.

«Айгөл! Син молодец! Бу 5 ел өчен рәхмәт. Синең белән эшләү күңелле булды. Сиңа шәхси тормышыңда бәхет, иҗатыңда уңышлар телим», – дип язган беренче булып Әнвәр Нургалиев.

«Шеф, зур рәхмәт», – дип җавап биргән Айгөл.

Җырчының язылучылары да уңышлар теләгән.

Гастрольләр вакытында Әнвәр Нургалиевның 20 кешелек командасын җырчы Айгөл Рәхимова пешереп ашата икән, дип язган идек. «Һәркөнне ашарга пешерәм. Кызлар да булыша, бергәләшеп, тиз-тиз генә», – ди Айгөл. Аның сүзләренчә, ашарга пешергән өчен өстәмә түләү хезмәт хакы эчендә бара. «Әнвәр Нургалиев түләү белән үпкәләтми», – ди.

Фото: © Айгөл Рәхимованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.

youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх