На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Баклажанны гөмбәсыман итеп пешерү рецепты

Гөмбәсыман баклажан пешерү рецепты белән «ВКонтакте»да «Буа кызлары» сәхифәсендә уртаклашканнар.

Ингредиентлар: 5 кг баклажан, 3 аш кашыгы тоз, 0,5 кг суган, 4-5 баш сарымсак, үсемлек мае.

Тозлык өчен: 2 стакан су, 0,5 стакан 6 процентлы аш серкәсе, дәфнә яфрагы, 6-8 кара борыч.

Баклажанны кабыгыннан чистартабыз да гөмбә аягы кебек калын иттереп буйга кисәбез.

Өстенә тоз салып, согы чыгып бетсен өчен, 2 сәгать тотабыз. Суганны – ярымбоҗралап, сарымсакны телемләп турыйбыз. Табага 2 аш кашыгы үсемлек мае салып, аңарда баклажанны кыздырабыз. Баклажанның барысын бергә табага салмагыз, аз-азлап кыздырыгыз. Артык кыздырырга да кирәкми, җиңелчә генә кызып алсыннар.

Баклажанны 3-4 см калынлыкта кәстрүлгә тутырабыз. Аның өстенә суган белән сарымсак салабыз. Аннары тагын баклажан, янә суган-сарымсак итеп өябез. Яшелчәләр беткәнче шулай эшлибез.

Тозлык әзерлибез: савытка 2 стакан су салабыз, борыч, дәфнә яфрагы, ярты стакан аш серкәсе өстибез. Кайнап чыккач, банкаларга тутырылган баклажан өстенә агызабыз. Яртышар литрлы банкаларны 15 минут стерильләштерәбез.

 

Ссылка на первоисточник
наверх