Казанда Ришат Төхвәтуллинның концертлары бара. Бүген, Әниләр көнендә, концертка җырчының әти-әнисе дә килгән иде.
Җырчы гармунда уйнап сәхнәдән төште һәм әти-әнисе янына килде. Ул әнисенә купшы чәчәк бәйләме бүләк итте һәм әнисен сәхнәгә алып менде.
Ришат Төхвәтуллинның әнисе Розалия ханым – җырчының күп җырлары авторы да.
Ул залдагы әниләрне бәйрәм белән котлады һәм тамашачыга «Мәтрүшкәләр» җырын бүләк итте.«Сабый чактан ук шушы җырны җырлап үстем, һәм мине авылда «мәтрүшкәләр» дип йөртәләр иде», – диде Розалия ханым.
Видео: Гөлүзә Василова
Свежие комментарии