На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Мәрхүмә Анастасия Заворотнюкның фатирларына кем хуҗа булачагы билгеле

Мәрхүмә актриса Анастасия Заворотнюк үзе үлгәнче үк мирас сорауларын хәл итеп куйган булган. Шуңа гаиләдә мирас бүлү буенча гауга чыкмаган. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Анастасия Заворотнюк ире Петр Чернышев, 5 яшьлек кызлары Мила һәм әнисе Валентина Борисовна белән шәһәр читендәге йортта яшәгән.

Бизнесмен Дмитрий Стрюков белән икенче никахыннан актрисаның олы балалары – 28 яшьлек Анна (кияүдә), 23 яшьлек Майкл (кәләше белән яши) аерым яшәгәннәр һәм әниләренә кунакка килеп йөргәннәр. Мәскәү янындагы элиталы Крекшино бистәсендәге 682 квадрат метр мәйданлы йорт хәзер 120 млн сумга бәяләнә. Бу бистәдәге җирне Заворотнюк 2012 елда сатып алган, моның өчен кредиты да булган. Бу йортны ул әнисе һәм бәләкәй кызына рәсмиләштергән.

Актрисаның Мәскәүдә ике фатиры бар. Берсе – башкала үзәгендә, аның мәйданы 190 квадрат метр. Икенчесе – Мосфильм тирәсендә заманча торак комплексында, актриса үзе шунда теркәлгән булган. Һәр фатир 60 миллион сумнан да ким тормаска мөмкин. Бу фатирлар олы кызына һәм олы улына күчерелгән.

Шулай ук аның Сочида җир кишәрлеге һәм Мәскәүдә яңа төзелгән йортта фатиры булган. Бәлки, бу милек белән тол ире Петр Чернышев идарә итәр. Актрисаның варислары – ире, әнисе һәм 3 баласы.

Исегезгә төшерәбез, Анастасия Заворотнюк май азагында вафат булды. Актрисага 53 яшь иде. Ул күп еллар буе баш миендәге яман шеш белән көрәште.

Ссылка на первоисточник
наверх