На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Керчь бугазында ике танкер һәлакәткә юлыкты, бер моряк батып үлгән

Бүген Керчь бугазында «Волгонефть-212» һәм «Волгонефть-239» танкерлары һәлакәткә юлыккан. 7 баллы давыл вакытында бер танкерның борыны сына һәм ул диңгез агымы белән йөзеп китә. Анда 13 кеше булган. Давыл булу сәбәпле, аларны тиз генә коткара алмыйлар. «Меркурий» дигән буксир ярдәмгә килеп, 12 кешене коткарганнар, алар госпитализацияләнгән, берсе һәлак булган.

«Туапсе» дигән буксирны да җибәрәләр, әмма ул, сай булу сәбәпле, якын килә алмый.

«Волгонефть-239» судносында 14 кеше булган. Ул диңгездән 82 км ераклыкта төпкә утыра. Аларның гомеренә куркыныч янамый дип хәбәр итә ШОТ каналы.

«Волгонефть-212» танкерында 4250 тонна мазут булган, «Волгонефть-239»да — 4300 тонна. Нефть продуктлары диңгезгә аккан.

«Газета.ру» язуынча, моряклар профсоюзы рәисе Леонид Глушактанкерларның тузган булуын әйткән. «Волнонефть-212» танкеры үзенең 55нче «туган көнендә» баткан. «Көймә иске, ул бу шартларда эшләргә тиеш түгел. Дөресен әйткәндә, ул имин урында торырга тиеш иде. Кем гаепле – капитанмы, башкасымы, карарга кирәк. Көймә кышын эксплуатацияләнергә тиеш түгел», – дигән ул.

Дулкыннар биек булу сәбәпле, калган суднолар көймә янына килә алмаган, ә экипажның гидрокостюмнары булмаган. Иминлек кагыйдәләре сакланмаган. Җинаять эше кузгатылган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх