На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Күрмәүче җырчы Альбина Абрамова: «Тормышыбызда төрле мизгелләр була...»

Татарстанның халык артисты Вадим Захаровның Чаллыда узган «Шоу түгел, концерт - 2» программасында күрмәүче җырчы Альбина Абрамова да чыгыш ясады. Альбина инде күп еллар Вадим Захаров концертларында җырлый, алар гаилә дуслары да.

Альбина Абрамова – Түбән Кама шәһәрендә яши. Ул күрү сәләтен алты айлык чагында югалткан.

2020 елда җырчының тормышында зур вакыйга булды – ул үзе кебек үк күрмәүче Рөстәм исемле егет белән танышып, гаилә корып җибәрде. 2021 елда аларның кызлары туды.

Альбинаның, бәби үстерү мәшәкатьләре белән, шактый күптәннән сәхнәдә күренгәне юк иде. Тамашачы бик җылы каршылады, дәррәү алкышлады үзен. Альбина ике җыр башкарды, аның берсе туганнарга багышланган иде.

«Дуслар, безнең тормышыбызда төрле мизгелләр була. Шатлыклы мизгелләр дә, моңсу, авыр мизгелләр дә. Әле ярый шуларны бүлешердәй иң якын, иң кадерле туганнарыбыз бар яныбызда», – диде һәм «Туганнарым, сездә генә уйларым» дип аталган җырын башкарды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх