На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Ике нәни кызчык һәм аларның әбисе янгында һәлак булган, тагын бер сабый хастаханәдә

Волгоградта фатирда янгында әби, аның 3 яшьлек ике оныгы һәлак булган, тагын бер сабый хастаханәдә авыр хәлдә ята. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 25 гыйнварда күп катлы йорттагы фатирда була. Икенче каттагы фатирда күп балалы гаилә яши. Шунда ут чыга.

Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, 3 кеше үлеме турында җинаять эше ачылган.

Якынча версия буенча, янгын балалар бүлмәсендә башлана. Балалар нәрсәгә һәм ничек ут төрткәнен экспертлар ачыклаячак, диелә хәбәрдә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, фатир дөрләп яна инде. Өйдән 5 яшьлек малайны гына исән килеш алып чыга алалар, аны бик авыр хәлдә хастаханәгә илтәләр. Бала төтен исен бик күп сулаган.

Малайның 3 яшьлек ике сеңлесе, балаларны карап торучы әбиләре һәлак була, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх