На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

Бүген төнлә Россия төбәкләре өстендә 87 дрон юк ителгән

ПВО чаралары бүген төнлә Россиянең сигез төбәге өстендә 87 Украина пилотсыз очкычын юк иткәннәр һәм тотып алганнар, дип хәбәр итте Оборона министрлыгы. "Узган төн дәвамында ПВО дежур чаралары тарафыннан Украинаның 87 очкыч тибындагы пилотсыз очу аппаратлары юк ителде һәм тотып алынды", — дип сөйләделәр ведомствода.

45 БПЛА – Кырым территориясендә; Белгород һәм Курск өлкәләре өстендә ун пилотсыз очкыч; сигез – Воронеж өлкәсе территориясендә; дүртәр БПЛА - Брянск, Липецк һәм Түбән Новгород өлкәләре өстендә; ике пилотсыз очкыч – Мәскәү төбәге территориясендә.

Украина кораллы көчләре көн саен диярлек Россиянең чик буе һәм Үзәк төбәкләрендәге объектларга пилотсыз очкычлар ярдәмендә һөҗүм итәргә тырыша. ПВО көчләре дошманның күпчелек очу аппаратларын тотып ала.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх