На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Бала кая?» – Авыл хатыны мунчада бала тапкан һәм сабыйны кер машинасына салып калдырган

Чиләбе өлкәсендә яшәүче хатынны яңа туган баласын үтерүдә гаеплиләр. Хәзер ул хастаханәдән чыккан. Сабый мәетен мунча алдындагы бүлмәдән тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

5 ноябрьгә каршы төндә Сулея бистәсендә 32 яшьлек хатын мунчада бала тудыра. Ул баланы үтерергә карар кыла. Сабыйны пакетка сала һәм кер юу машинасына куя.

Кер юу машинасы салкын мунча алдындагы салкын бүлмәдә тора. Сабый шунда төн буе ята һәм һәлак була.

Бу хатын җинаятен яшерергә маташа, тик үзенең хәле китә. Икенче көнне ул хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Табиблар аның бала тудыруын ачыклый.

«Бала кая?» – дигән сорауга җавап кирәк була. Хатын барысын да сөйләп бирә.

Баласын үләргә калдырган хатын үзе берничә көн хастаханәдә яткан. Аны 8 ноябрьдә чыгарганнар. Хәзер аның белән тикшерүчеләр эшли.

Әлеге хатын зур булмаган өйдә ире һәм баласы белән яши. Ул йөкле булуын яшергәнме, әллә якыннары белгәнме – хәзер моны тикшерүчеләр ачыклый. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх