На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Исерек йөртүче шәһәр урамында дүрт кешене бәрдергән - коточкыч кадрлар

Благовещенскида исерек йөртүче минивенда тротуарга менеп, 9 кешене бәрдерә. Бу видео камераларга эләккән.

Һәлакәттә 14-15 яшьлек ике малай, 49 яшьлек Оксана исемле хатын-кыз үлгән.

Бу хатын 19 яшьлек кызы белән тротуардан барган була. Кызы авыр хәлдә. Барлыгы 6 кеше авыр хәлдә хастаханәдә. Аларның башларына зыян килгән, сөякләре сынган.

Рульдә 59 яшьлек Евгений Бакарюкин исемле кеше булган. Видеода аңа исерек йөртүенең нәтиҗәләрен күрсәтәләр – әмма ул аңышып та бетерми, ахры.

Йөртүче кулга алынган. Евгений Красноярск краеда туган. Октябрь аенда «Судзуки» автомобилен сатып алган, шул вакыт эчендә 4000 сумлык штраф җыйган. Моңа кадәр аның алкогольгә бәйле проблемалары булмаган, дип яза ШОТ. Mash язуынча, ул 2005 елга кадәр участковый булып эшләгән, аннары кеше ташып акча эшләгән. Аннары каравылчы булган.

Кулга алынгач та Евгений берни дә сөйләшми торган, аннары тормозлар эшләмәде дип әйткән. Аны тиз арада фаҗига булган урыннан алып киткәннәр, чөнки шаһитлар аны кыйнамакчы булган.

Минивен Благовещенскида сәгатенә 100 километр тизлектә барган.
Ул яшел төскә урам чатына керә һәм тизлеген киметмичә тротуарга менеп китә.

Аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Фаҗига булган урынга 8 бригада ашыгыч ярдәм килгән.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх