На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Тупыл мамыгы очкан вакытта аллергиклар өчен киңәшләр

Тупыл мамыгы очкан вакытта аллергиядән интегүчеләргә фатирны көн саен юеш чүпрәк белән сөртеп чыгарга, көндәлек киемнәрне ешрак алыштырырга һәм, аллергеннар белән контакттан качу өчен, тәрәзәләргә москит челтәрләр куярга киңәш ителә. Бу хакта РИА «Новости», Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспортебнадзор) хәбәренә сылтама белән, хәбәр итә.

«Урамда булу вакытын кыскартыгыз, бигрәк тә коры, эссе һәм җилле көнне. Мондый вакытта һавада мамык күп була. Көненә 3 тапкыр юеш чүпрәк белән өйне җыештырып чыгыгыз. Тәрәзәләрне ябыгыз һәм бүлмәләргә мамыкны кертмәскә тырышыгыз, моның өчен москит челтәрләрен кулланыгыз. Урамнан өйгә кергәч, яхшылап юынырга кирәк, ә иң яхшысы – душ керергә һәм борынны юарга», – дип сөйләделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Роспотребнадзор белгечләре шулай ук көндәлек киемнәрне һәм урын-җирне мөмкин кадәр ешрак алыштырырга һәм юарга, вентиляция системаларын даими чистартырга, шулай ук оргтехниканы эш урынында сөртергә киңәш итә.

Аллергия булган очракта үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә һәм һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх