На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Гайсә Маликовның никахы булган

Җырчы, музыкант, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовларның улы Гайсә Маликов сөйгәненә тәкъдим ясаган, дип язган идек. Күптән түгел аның никахы булган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Хәерле иртә. Бүген бәйрәм! – дип язган ул һәм «Никах көне» җырын куйган.

Фотодан күренгәнчә, Гайсә сөйгән кызы Гүзәл белән мәчеттә никах укытканнар. Хәзер Гайсә белән Гүзәл ир белән хатын булдылар. Яшь гаиләне никах көне белән котлыйбыз!

Гайсә Маликов – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Бертуган абыйсы – Муса Маликов. Гайсә Маликов күп төрле музыка уен коралларында уйный белә, фестиваль һәм конкурслар лауреаты. Хәзерге вакытта төрле артистлар белән хезмәттәшлек итә, чаралар да алып бара.

 

Ссылка на первоисточник
наверх