Кешенең баш мие гади Wi-Fi-роутердан миллион тапкыр акрынрак эшли. Америка галимнәре кешенең фикерләү тизлеген үлчәгән. Ул секундка 10 бит килеп чыккан. Ә организмның сенсор системалары әйләнә-тирәлек турында мәгълүматны секундына 1 миллиард бит тизлек белән җыя. Бу – фикерләү процессларыннан 100 миллион тапкыр тизрәк.
Бу турыда майл.ру яңалыклар тасмасында язалар.Бит – мәгълүматны исәпләү берәмлеге. Мәсәлән, гади Wi-Fi тоташу секундына 50 миллион бит мәгълүмат эшкәртә. «Секундына 10 бит – бу бик кечкенә сан. Мизгел саен без тойгылар кабул иткән триллионнан нибары 10 бит кына алабыз. Әйләнә-тирә дөньяны тану һәм карар кабул итү өчен шушы 10 битны кулланабыз», – ди тикшеренүче галимнәрнең берсе – нейробиолог Маркус Мейстер.
Кешенең баш миендә 85 миллиардтан артык нейрон бар. Кайсыбер нейроннар – бик көчле мәгълүмати процессор, һәм алар секундына 10 биттан артык белешмәне җиңел тапшыра ала. Тик ни сәбәпле алар моны эшләми? Без шулай акрын уйлагач, нигә нейроннар шулай күп?
Яңа тикшеренү нәтиҗәсендә барлыкка килгән тагын бер табышмак – ни өчен баш мие бер тапкыр эшләгәндә бер фикерне эшкәртә, ни өчен, безнең сенсор системалары кебек, берничәне берьюлы түгел? Мәсәлән, шахматчы, киләсе йөрешләрен уйлаганда, мөмкин булган бер эзлеклелекне генә күзаллый, берьюлы берничәне түгел.
Тикшерүчеләр фаразлаганча, шундый «бер каналлылык» безнең баш мие үсеше белән бәйледер. Нерв системасы булган иң беренче тере затлар баш миен, беренче чиратта, навигация – ризык янына бару һәм ерткычлардан качу өчен генә файдаланган. Безнең баш мие гади системадан үскәндер, шуңа күрә без бер тапкыр уйлаганда бердәнбер «маршрут» буенча гына уйлыйбыздыр, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии