На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа»га кире кайткан?

Соңгы арада Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа» компаниясенә керүче «Татар радиосы» һәм «ТМТВ» телеканалларының социаль челтәрдәге сәхифәләрендә еш күренә башлады. Җырчы, үз вакытында, «Барс Медиа» конфликтларында төп фигураларның берсе булган иде. Әллә инде барысы да тынычланып, җитәкчелек һәм коллектив составы үзгәреп беткәч, җырчы компания белән янәдән хезмәттәшлек итә башлаганмы?

Бу хакта Ландыш Нигъмәтҗанованың үзеннән сорадык. Ул исә соравыбызга «әйе» дип тә, «юк» дип тә җавап бирмәде.

«Мин бөтен кеше белән дә эшлим. Бөтен телеканаллар, радиолар белән эшләргә тырышам, әгәр кирәк дип санаган очракта. Каядыр – монда, каядыр тегендә күбрәк әйләнәсең. Төрлечә була», – диде ул.

ТМТВ телеканалы сәхифәсендәге соңгы видеода Ландыш Нигъмәтҗанова «18 яшеңдә үзеңә нинди киңәш бирер идең?» дигән сорауга җавап биргән.

«Киңәш бирмәс идем. Минем, гомумән, беркемгә дә киңәш биргәнем юк. Ничек бар, бүгенге көн белән яшим. Хаталар булса да, кеше хаталарында өйрәнә. Шуңа күрә ничек язган, тормышны шулай үтәргә кирәк», – дигән җырчы.

  • «Үлеш!» Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа»дән ни өчен киткәнен әйтеп шаккаттырды
  • Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа»дан китүе хакында: «Татар эстрадасында бардак»

 

Ссылка на первоисточник
наверх