На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Сиринә Зәйнетдинова: «Бүген шундый стресс кичердем...»

Сиринә Зәйнетдинова концерты алдыннан бик каты стресс кичерүе хакында сөйләде. Тамаша башланыр алдыннан алар командасының бөтен аппаратуралары янып юк булган. Бу ситуациядән ничек чыкканнар соң?

«Белсәгез икән, дуслар, шундый зур стресс кичердем бүген… Башкортстанда, Тәтешледә концерт алдыннан тавыш, ут аппаратурасы янып чыкты.

Икенче көн, икенче концертым.

Командам белән бергә тиз арада бу проблеманы чишәргә тырыштык. Чөнки берничә сәгатьтән минем зарыгып көткән тамашачыларым килә. Пульт, усилитель, колонкалар бер секундта юк булды. Бик авыр хәл иде безнең өчен.

Мин мондый ситуациядә беренче тапкыр. Бөтен командам белән яңа план корырга тотындык. Нишләргә? Ничек ясарга? Кайдан табарга? Башта мең сорау, бөтен группам белән уйга баттык. Планда «күчерергә» дигән уй да бар иде. Әмма без тиз генә бирешә торганнардан түгел. Билетлар алынган, ерак юллар узып килдек, мине сәхнәдә көтәләр – бернинди күчерү юк.

Клуб җитәкчеләре белән сөйләшеп, аларның аппаратураларын алып, концерт куеп чыктык. Репетициясез үткәрдек. Мондый форс-мажорлар кешене тагын да ныгыта», – дип сөйләде Сиринә Зәйнетдинова социаль челтәрләрдә.

Комментарийларда халык әле күптән түгел генә Данир Сабировның концертында да шундый ук хәл булуы турында искә алган.

  • Данир Сабировның хатыны төркемнең аппаратурасы янып чыгу турында: «500 мең сум чыгым дигән сүз»

«Сәер бу», – дип тә язып калдырганнар. «Ут 220дән өскә сикереп алса, кызганыч, шундый хәл килеп чыга икән», – дип аңлаткан Сиринә Зәйнетдинова аппаратурасыз калу сәбәбен.

«Алга таба нишләргә җыенасыз?

Тулысынча яңа җиһазлар алырга туры киләчәкме?» – дип тә борчылалар җырчы өчен.

 

Ссылка на первоисточник
наверх