На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Көзге сарымсакны утырту серләре

Көз көне сарымсак утырту өчен киңәшләр «Челнинские известия» сайтында чыкты.

Утырту вакыты – беренче кырауларга кадәр 3 атна алданрак. Утыртканда туфрак температурасы 10 градуска кадәр булу хәерле. Урта полосада мондый һава торышы сентябрьнең икенче яртысы – уртасы аралыгында. Бу – сарымсак тамыр җәяргә өлгерсен өчен оптималь вакыт.

Сарымсакны кузаклылар, томат, болгар борычы, кыяр, иртә өлгерә торган кәбестә, кабак, кабачки урынына утырту хәерле.

Кояшлы урын сайлагыз. Туфрак көпшәк, кислоталылыгы нейтральдән түбәнрәккә кадәр.

Сарымсакны утыртыр алдыннан туфракны бакыр купоросының 1 процентлы эремәсе белән эшкәртегез. 10 литр суда 100-150 грамм препаратны эретеп, 2 квадрат метрга сибегез.

Сарымсакны да махсус эремә белән эшкәртегез. 1-1,5 л суда 15 мл 1 процентлы бакыр купоросын эретегез. Сарымсакны шунда 10 минут чылатыгыз.

Сарымсаклар арасында буразналар тирәнлеге 12 сантиметрдан, рәтләр арасы 25 сантиметрдан артык булмасын.

Корткычлардан саклау өчен тәмәке тузаны сибегез, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх