Сириядә баш күтәрүчеләр хакимиятне үз кулларына алулары турында игълан итте. Бу сәгатькә билгеле булган кыскача мәгълүмат: - Исламистлар Дамаск һәм Хомсны үз контроленә алган. Башкалада шартлаулар ишетелә. - Боевиклар тоткыннарны төрмәләрдән чыгарган. Үзәк Алеппо, Үзәк Хама, Үзәк Сувейда, Үзәк Дейр-эз-Зор, Үзәк Холмс, Израа һәм Сааста хәрби куркынычсызлык төрмәсеннән тоткыннар качкан.
- Башкаланың халыкара аэропорты эшләми – аны баш күтәрүчеләр басып алган. Анда халык төркеме агыла. - Оппозиция раславынча, Сирия Президенты Башар Асад илдән хәрби самолетта очып киткән. Әлегә бу мәгълүматны раслау юк. - Телевидение һәм Дамасктагы Президент сараен алганнар – анда атыш ишетелә. - Сирия Премьер-министры хакимиятне халык сайлаган теләсә кайсы хөкүмәткә тапшырырга әзер булуын белдерде.
Свежие комментарии