На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

11 подписчиков

Свежие комментарии

Эльмира Сөләйманова истәлегенә концерт куялар

Татарстанның атказанган җырчысы Эльмира Сөләйманова истәлегенә аның әнисенең туган авылы Аксубай районы Иске Ибрай авылында бер төркем җырчылар концерт куячак. Бу хакта «Интертат»ка җырчы Нияз Җәләлов хәбәр итте.

«Узган ел без Иске Ибрай авылы мәдәният йортында туган якны өйрәнү музее эчендә Эльмирабыз истәлегенә музей ачкан идек.

Анда аның концерт күлмәкләре, дисклары, концерт афишалары, фотолары, мактау хатлары һәм бүләкләре урнаштырылды. Быел без мәдәният йортыннан Эльмираның музее өчен аерым бер бүлмә алдык. Концертны хәйрия концерты дип игълан иттек. Аннан җыелган акчалар әлеге яңа музей-кабинетны төзекләндерүгә сарыф ителәчәк.

Әлеге идеяне Эльмираның әнисе Фидания апа, Иске Ибрай авылы мәдәният йорты директоры Нәфисә Шәрифуллина да күтәреп чыкты. Концертта катнашырга тәкъдим итеп шалтыраткан барлык җырчылар да берсүзсез ризалык бирделәр.

Истәлек концертында Ландыш Нигьмәтҗанова, Рамил Галимҗанов, Фирүзә Хафизова, Ранис Габбазов, Айнур Гәрәевлар һәм мин катнашам.

Концертта Эльмирабызның туганнарын да күрергә шат булыр идек. Әмма авылда аның ерак туганнары гына бар инде. Фидания апа үзе дә төгәл кайта алачагын белми әле. «Нияз, концертны карый алырмынмы икән… Түзеп утыра алмыйм бит, елыйм», – диде. Фидания апага һаман да бик авыр әле, бала югалту кайгысы бик ачы шул», – диде Нияз Җәләлов.

Концерт 3 октябрь көнне авыл мәдәният йортында 19.00 сәгатьтә башлана.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх