На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Бәрәңгегә сузылганда, җизни суга иде» - Әлфия Авзалова ризыкларын ник зур итеп ясаган?

Татар халкының моңлы сандугачы Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова «ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булган һәм алып баручы Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап биргән.

Гастрольләр арасында әниегез сезгә бик тәмле итеп ризыклар да пешерә торган булган икән?

– Беләсезме, дөресен әйтик.

Шартлар булмаганда да тәмле итеп пешерергә ярата иде. Гастрольләрдә безнең кечкенә плитә бар иде. Пәрәмәч камыры куя. Ресторан яки ашханәгә барып фарш сорый. Безнең бар нәрсә бар – бер чемодан кирәк-яраклар. Иттарткыч кына булмады. Әни пәрәмәчләрне миңа гына түгел, барлык музыкантларга пешерә иде. Бер кечкенә табага 5 пәрәмәч сыя иде инде. Ул аларны зур итеп ясый иде.

Әни, ятим булгач, туганнарында яшәгән, җизнәсе бик саран булган. «Ашыйсым килә, бәләкәй генә бәрәңге алырга кулны сузганда, җизни кулыма суга иде», – дип сөйләде.

Шуннан әни бар әйберне зур итеп эшли башлый. Аның барлык камыр ризыклары зур иде. Ул аны кеше икенчесен алырга тарсынып утырмасын, бер белән тамагы туйсын, дип эшләгән. «Миңа эләкмәгән бәхет сезгә эләксен», – дип әйтә иде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх