На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Дусларын җирләп кайтып киләләр иде». Авариядә ике егет һәм өч кыз үлгән

7 августта Красноярск краеның Боготольский районында авариядә 5 кеше һәлак була. Егетләр һәм кызлар дусларын җирләп кайтып килә торган булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига кичке бишләр тирәсендә «Сибирь» Р-255 трассасында була. «Тойота» автомобиле «Скания» йөк машинасына бәрелә. Җиңел машина белән 19 яшьлек егет идарә итә, салонда 16 яшьлек үсмер һәм 18 дән 21 яшькә кадәрге өч кыз була.

Алар барысы да үлә.

«Йөк машинасын йөртүчене дәваланырга өенә җибәргәннәр», – диелә хәбәрдә.

Мәрхүм егетләр һәм кызлар 20 яшьлек дусларын җирләп кайтып киләләр. Ул узган атнада «ашыгыч ярдәм» машинасы белән авариядә үлә.

Фото: © https://t.me/mvd_24

Яшьләр барысы да Яга авылында яши. Машина хуҗасы – үлгән 19 яшьлек йөртүченең атасы. Фаҗига йөртүче каршы як полосага чыкканга килеп чыга. Узган атнада үлгән егет тә каршы якка чыккан булган. Ике авария арасы 30 км чамасы.

Тикшерү ачыклаганча, «Тойота»да шиналар да төрле була – кышкы һәм җәйгеләр куелган.

Ә алда әйтелгән «ашыгыч ярдәм» белән авариядә машина йөртү таныклыгы булмаган яшь йөртүче һәм 34 яшьлек фельдшер, 61 яшьлек йөртүче үлә, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх