
Гашура көнне садака биргән кеше, бер бөртек садака өчен Өхед тавы кадәр әҗер алыр диелә бер хәдистә. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналында язалар.
Садака биргәндә укый торган дога:
رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا إِنَّكَ أَنتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
Раббәнәә тәкъаббәл миннәә иннәкә әннтә-ссәмиигъүль-гъәлиииим
«И, Раббыбыз! [Бу хезмәтебезне] Бездән кабул ит, һичшиксез, Син – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче!
» («Әл-Бәкарә / Сыер» сүрәсе, 127-нче аятьтән өзек).Гашура көнне укый торган дога турында хәбәр иткән идек.
حَسْبُنَا الله وَنِعْمَ الْوَكِيلُ نِعْمَ الْمَوْلىَ وَنِعْمَ النَّصِيرٌ
Хәсбүналлаһ вә нигмәл вәкил, нигмәл мәүлә вә нигмән-насыйр.
«Аллаһ безгә җитә, Ул [бөтен эшләр тапшырыла торган] нинди яхшы Яклаучы!».
70 тапкыр укырга киңәш ителә, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии