На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Дин буенча джинс чалбар кию тыеламы?

«Хозур» нәшрияты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында джинс чалбар кию турында сорауга җавап чыккан.

Джинс чалбар кию тыела?!

«Намаздагы бер күршебез: «Джинс чалбар кияргә ярамый», – ди. Бу – чыннан да шулаймы? Кайда язылган шулай дип?»

Бер нәрсәне истә калдырырга кирәк: нәрсәдер дин кагыйдәләренә каршы килә икән, бу – харам.

Исламда кием һәм аның сыйфатлары мәсьәләсендә кагыйдәләр бар. Ләкин кайсы киемне кияргә ярамый икәнлеге төгәл әйтелми. Без кагыйдәдә язылган сыйфаттан чыгып кына теге яки бу киемнең яравын/ярамавын билгелибез.

Ислам дине кешегә рөхсәт итә: эссе һәм суыктан саклый, гаурәтен каплый, кешенең башка дин вәкиле булуына ишарә итми торган кием.

Тыела: үтә күренмәле кием, тәннең төсе күренеп торырлык кием. Тар һәм сыланып торган, гаурәтнең контурларын күрсәтеп торган киемнәр.

Шулардан чыгып, джинс кием киюдә гаеп итәрлек берни юк, дияргә була. Әмма джинсларның модельләре бик төрле була. Әгәр алар бик тар булса яки тәнгә сыланып торса, аларны кию мәкруһ (порицаемый) булачак.

Әгәр кайсыдыр җирлектә мөселманнар джинс киюгә начар караса, аларның гореф-гадәтләрен ихтирам итү йөзеннән, монда джинс кимәү яхшырак булыр.

«Дин вә мәгыйшәт»

 

Ссылка на первоисточник
наверх