На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

  • Геннадий Веретенников
    А перевести и прочитать интересную статью трудно?Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!«Ир кеше хыянәт и...
  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...

Чаллы артисты икенчегә әти булачак

Чаллы драма театры артисты Руслан Әюпов гаиләсендә шатлыклы вакыйга – алар тормыш иптәше Гөлшат белән икенче тапкыр әти-әни булачаклар. «Бәби көткәндә» сериясеннән фотолар белән гаилә социаль челтәрләрдә бүлеште. Әюповлар гаиләсендә бер малай үсеп килә инде.

Руслан Әюпов Чаллы татар дәүләт драма театрында 2016 елдан бирле эшли.

Үзе тумышы белән Ульяновск якларыннан. Руслан сәхнәдә ихласлыгы, җырга сәләтле булуы белән аерылып тора.

Халыкка ул «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим) спектаклендәге Акъегет, «Сагынырсың, мин булмам»( З.Кадырова) спектаклендә Байрас, «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони) спектаклендә Флориндо, «Туйга ничә көн кала»),, (И.Зәйниев) спектаклендә Фәнис, «Бик сагынсаң әгәр…» (М.Мөсәвиров) спектаклендәге – Руслан, «Әбүгалисина» (К.Насыйри) спектаклендә Хәлвәфрүш рольләре белән яхшы таныш.

 

Ссылка на первоисточник
наверх