На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

«Ялгыш диагноз 2 яшьлек баланың гомерен өзгән»: табибка төрмә яный

Кабардино-Балкариядә табиб-педиатр саксызлык аркасында үлемгә китергәне өчен тикшерү астына эләккән. Билгеле булганча, табиб хатын 2024 елның апрелендә декрет ялына киткән. Ләкин ул эшләвеннән туктамаган, 2 яшьлек баланы үтергәнче, пациентларны кабул итүен дәвам иткән.

Табиб республиканың Терск районындагы дәүләт хастаханәләренең берсендә дәвалау-педиатрия бүлегендә эшләгән.

Бала карау буенча ял вакытында ул өстәмә акча эшләргә карар кыла – пациентларны түләүле кабул итә башлый. Әлеге ханым тәҗрибәле табиб булса да, моны эшләргә аның бернинди хокукы да булмый. Аның мондый эшчәнлек өчен лицензиясе булмаган, шәхси эшмәкәрлек тә рәсмиләштерелмәгән.

Табибның пациентларны өендә кабул итүе турындагы хәбәр тирә-якка тиз таралып өлгерә, аңа күпләп кешеләр мөрәҗәгать итә башлый. Чираттагы пациент белән күңелсез хәл килеп чыкканчы...

«2024 елның сентябрендә табибка Терек шәһәрендә яшәүче 2022 елда туган кечкенә улын алып килә. Шикләнелүче табиб дөрес диагноз куймый һәм дару препаратлары инъекцияләрен билгели», – дип сөйлиләр Кабардино-Балкариянең Тикшерү комитетында.

Уколлар балага ярдәм итми, киресенчә, аның хәле начарая гына. Баланың организмы түзә алмый, ул педиатр тарафыннан язылган инъекцияләрне куллана башлаган көнне үк үлә.

Табиб-педиатрның эшчәнлеге ачылгач, тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. Хәзер хатын-кыз РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 2 нче өлеше буенча шикләнелүче булып тора (үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү аркасында саксызлык аркасында үлемгә китерү).

Ссылка на первоисточник
наверх