Мәскәүдән 16 яшьлек мәктәп укучысы әти-әнисе фатир өчен беренчел кертемгә дип җыйган 4 миллион сумга якын акчаны онлайн-күрәзәчегә күчергән. Күрәзәче кызда бозым барлыгын, шул сәбәпле БДИларны тапшыра алмаячагын әйткән.
Шуннан соң түләүле ритуаллар һәм күрәзәче картасына акча күчерүләр башланган. Нәтиҗәдә кыз әти-әнисенең барлык акчасын мошенникларга күчереп бетергән: 1,1 миллион сум, 10 мең доллар һәм 16 мең евро.
Гомуми сумма 3,8 миллион сум тәшкил иткән. Акча беткәч, күрәзәче дә язышудан туктаган.Әти-әнисе акча югалуын фатир алырга җыенганда гына белеп алган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Свежие комментарии