Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче блогер Равил Закиров җәйгә туй итәргә җыена. Шәһәр кызлары өчен авылга түләүле турлар оештыручы сөйгәненә тәкъдим ясаган. Бу хакта блогерның әнисе хәбәр итә.
Кәләш авылга кунакка да кайткан. Әлегә аның кем икәнлеге сер итеп саклана, шулай ук фотоларда да йөзе күрсәтелми.
«Киленне кайчан күрсәтәсең? Бик күрәсе килә», – дигән сорауга: «Аз гына вакыт кирәк! Бик тиздән күрсәтермен!» – дигән ул.
Свежие комментарии