Татар эстрадасының популяр җырчылары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар өр-яңа концерт програмасы белән Апаска килделәр.
5-6 март көннәре Апас мәдәният йортында Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның концерты булачагын ишеткәч, ике дә уйламый, билетлар турында белешә башладым! Бәхетебезгә беренче көнгә берничә билет калган иде, гаиләм белән җыенып, яраткан җырчыларыбызның концертларына киттек.
Концерт башлану вакыты – 19:00. Җиде тулырга 5 минутта мәдәният йортына килеп кердек, безнең кебек ашыга-ашыга киемнәрен «гардероб»ка илтүчеләр күп иде әле. Кемдер, танышларын күреп, хәл-әхвәл сорашып торып, концерт залына кереп җитә алмый тора.
Тизрәк залга юнәлдек, анда тамашачыларны концертның администраторы, яшь талантлы җырчы Нәфис Гыйниятов көтеп, билетларын тикшереп тора иде. «Бүгенге концертта ул да җырласа, шәп булыр иде», – дигән уйлар белән билетымны күрсәтеп, үз урыныма кереп утырдым (спойлер: кызганыч, Нәфис концертта җыр башкармады, шуңа бераз күңелем төште). Урыным нәкъ тавыш операторы Фәнис Йосыпов янына туры килде, алдындагы аппаратураны күргәч – моның кайсы төймәсе нәрсә аңлатканны ничек исендә калдырып бетерә икән, дип гаҗәпләнеп утырдым. Як-ягыма карадым – зал шыгрым тулы, рәт кырыйларына куелган өстәмә урындыкларга утыручылар да бар иде хәтта!
«Быел шундый эксперимент ясап карарга булдык!»
Концерт Алмаз Мирзаяновның Фәнис Яруллин шигырен укыган видеоны экраннан күрсәтү белән башланып китте. Аннары сәхнәгә, матурлыгы белән бөтен залны әсир итеп, Зөлфирә Мирзаянова чыкты, бер-бер артлы «Сулар ага» һәм «Сиңа киләм, җаным» җырларын башкарды. Парлы җырчылар булгач, нигә концертларын дуэт белән башлап җибәрмәделәр икән, дип сәерсенеп калдым. Зөлфирә җырлап бетергәч, Алмаз минем фикерләремне укыгандай, чыкты да, тормыш иптәшенең кичәне үзе генә ачып җибәрүе турында: «Быел шундый эксперимент ясап карарга булдык!» – диде.
Концерт дәвамында экраннан видеолар, җырчыларның клиплары күрсәтелде. Ут куелышы, тавыш, җырчыларның, биючеләрнең сәхнә киемнәре – барысы да искиткеч матур иде. Алмаз Мирзаянов концерт башында ук музыкантлары белән таныштырды: баянда – Рафил Мусин һәм Ринал Хуҗиәхмәтов, гитарада – Инсаф Хәсәнов, ә саксофонда Никита Порошин уйнады. Рус милләтеннән булган егет Никитаның татар көйләрен шулай «текә» итеп саксофонда уйнавына гаҗәпләнеп, сокланып утырдым. Бу – аның үз эшенең остасы икәнен күрсәтә инде. Гомумән, бу музыкант егетләрнең һәммәсенең күңел биреп, яраткан эшләрендә эшләүләре балкыган күзләреннән үк күренә иде. Биючеләренә килгәндә, ерактан караганда, кызлар сәхнәдә биеп йөрүче күбәләкләр сыман иде. Хәрәкәтләре, елмаюлары...
Гадәттә, концерт барышында җырчылар зал белән «аралаша». Монда да шул ук хәл иде, Алмаз Мирзаянов тамашачылар белән бик тиз «уртак тел» тапты (бу сыйфат аның шәп тамада икәнен дә күрсәтә инде). Ул сөйләгән мәзәкләрдән янымда утыручы апалар бик озак көлүдән туктый алмадылар. Үзем дә шул инде! Тәтеш районыннан булсам да, җырчыларның «Апа-а-а-с!» дип кычкыруларына апаслылар белән беррәттән «дәррәү» килеп кул чабып утырдым. Минем кайдан килгәнне барыбер беркем белми ич!
«Авылда яшәүнең бер ояты да юк. Без үзебез дә авылдан бит!»
Концерт матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды .Күңелле, шул ук вакытта урыны белән 19 яшьлек Фирүзәне дә уйланырга мәҗбүр итәрдәй мизгелләр куп булды. Казан концертлары белән чагыштырганда, монда бөтенләй башкача җылы мохит иде: сүз белән генә әйтеп тә бетереп булмый, гүя Мирзаяновлар Апаста туганнарын җыйганнар да тамаша күрсәтәләр. Алар ягыннан тамашачыларга ихтирам, хөрмәт сизелә иде. Залда авылдан килүчеләр дә шактый булуы ачыкланды, аларга Зөлфирә: «Авылда яшәүнең бер ояты да юк. Без үзебез дә авылдан бит!» – диде һәм «Без авыл кешеләре» җырын башкарды. Җыр барышында сәхнәгә самавыр, тырма, сәнәк ише авыл «кораллары» алып чыгып «мини шоу» күрсәттеләр. Моны күргәч, күңелем белән җәй көне бакчада печән җыя торган вакытларга кайтып килдем. Рәхәт булып китте! Эчтән генә үземнең гади авыл кызы булуым белән горурланып утырдым.
Тамашачылар арасында Мирзаяновларга чәчәкләр, тәм-томнар бүләк итүчеләр күп булды, тик иң истә калганы һәм, мөгаен, җырчыларга иң кадерлесе – ак яулыклы әбинең чиккән кулъяулыклар алып чыгуы булгандыр. Алмаз: «Безгә чиккән кулъяулыкларны сирәк бирәләр шул, рәхмәт сезгә бик зур!» – дип, бүләкне матур гына төреп, йөрәге янына – түш кесәсенә тыгып куйды.
Буш сүзләр дә, оятсыз мәзәкләр дә булмады
Шунысы сөендерде – җырчылар сәхнәгә чыгып буш сүзләр дә, оятсыз мәзәкләр дә сөйләмәде. Русчалап әйткәндә, «все по делу» гына булды. Алайса кайбер «йолдызлар»ның концертларында оятсыз мәзәкләр ишеткәч, оялып, кыенсынып, урындыкка сеңеп утырырга туры килә, ә монда җырлар да, шигырьләр дә, һәр әйткән сүзләре дә бик мәгънәле иде. Шуның өстенә хәзер «йолдызлар» арасында сирәк булган күренешкә тап булдым – барлык җырлар да «минус»ка җырланды. Гаҗәеп гүзәл парның моңлы тавышлары, бер-берсенә караган мәхәббәтле карашлары – барысы да соклану уятты.
Мирзаяновлар безне, залда утыручыларны, шуның кадәр якын итте ки, үзләрен ничек бар – шулай итеп күрсәтеп, барлык күңел серләрен ачтылар. Зөлфирә «Парлы мендәрләр» җырын башкарыр алдыннан: «Безнең Нәзирәбезне карарга әти-әниләребез булыша. Әтием китеп барганга 6 ел китте инде, хәзер без авылда дүртәү – әнием, мин, Алмаз һәм Нәзирә яшибез. Таякның авыр башы әнигә эләгә инде, гастрольләргә киткәндә, Нәзирәне аның белән калдырабыз. Әни бер дә уфтанмый, киресенчә «Аллаһка шөкер!» генә ди, чөнки алар бер-берсенә иптәш. Рәхмәт аңа!» – диде. Елгадай челтерәп аккан тавышлы Зөлфирәнең һәр җырын йөрәгем аша үткәреп тырдым. Гомумән, барлык концерт номерлары һәр вак деталенә кадәр уйланылган иде. Шуларның берсе, бигрәк тә истә калганы – күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән «Әллә ничек уза гомерләр» дуэтындагы «күренеш» иде.
«Тавышы сөбханаллаһ, Бигичеваныкына да охшап китә»
Концертны йомгаклап, Мирзаяновлар Халидә Бигичева репертуарыннан «Тип йөрәгем, туктама» җырын башкардылар. Якын-тирәмдә утырган кешеләрдән: «Тавышы сөбханаллаһ, Бигичеваныкына да охшап китә», - дигән сүзләр ишетелде. Концерт бер сулышта үтте дә китте! Ике сәгатьтән артык барган тамаша җитми дә калды әле.
Свежие комментарии