На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Россиядә хәмер сату кимегән

2024 елның гыйнвар-февраль нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 2025 елның беренче 2 ае йомгаклары буенча, Россиядә аракы сату 5,1 процентка – 11,492 миллион декалитрга кадәр төшкән. Бу хакта Росалкогольтабакконтроль мәгълүматларына сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

Ликер-аракы эшләнмәләре 14,8 процентка күбрәк (2,825 миллион декалитр), ә коньяк 10,7 процентка азрак (2,111 миллион декалитр) сатылган.

Тулаем алганда, куәтле алкоголь сату 2,2 процентка – 18,716 миллион декалитрга кадәр төшкән.

Шулай ук «игристый» шәраб сату да кимегән (минус 1,4 процент – 3,4 миллион декалитр), ә виноградтан ясалган шәраб сату арткан (1,6 процент – 8,566 миллион декалитрга кадәр). Сыра, сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм әче балны исәпкә алмаганда, исерткеч эчемлекләрне гомуми сату гыйнвар-февраль айларында 12,2 процентка – 32,052 миллион декалитрга кадәр төшкән.

2025 елның беренче 2 аенда Россиядә аракы җитештерү 26,3 процентка – 7,6 миллион декалитрга кадәр төшкән. Шул ук вакытта гыйнварны аерым алганда, аракы җитештерү өчтән бер өлешкә диярлек кимегән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх