На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

• рщысфк
ты что за животное? не нравится- не читай...Данир Сабиров әби...
• Evgenija Palette
Пошли на Х отсюда... Или говорите по-русски...Данир Сабиров әби...
• Evgenija Palette
абизе пиздабэреДанир Сабиров әби...

«Ялгышканнарын аңлап, үләргә калдырганнар»: табибларны кеше үлемендә гаеплиләр

Казанда суд шәхси медицина оешмасына карата ачылган җинаять эшен тикшерә башлады, тикшерү версиясе буенча, бу оешма пациентның үлеменә сәбәпче булган. Үлгән ир-атның әти-әнисе һәм хатыны фикеренчә, табиблар, ирнең үлгәнен күрә торып, фатирдан тизрәк китү ягын караган. Гаепләнүчеләр – шәхси медицина оешмасының элеккеге башлыгы һәм фельдшер.

«Икътисадчы дипломлы медицина оешмасы башлыгы»

Казанның Идел буе судында Казандагы шәхси медицина компаниясенең генераль директоры Ирина Кәримова һәм фельдшер Ольга Кришталь эше буенча процесс башланды. Икесе дә кеше үлеменә китергән куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән эш башкаруда яки хезмәт күрсәтүдә гаепләнә.

Суд гаепләнүчеләрнең шәхесләрен ачыклаудан башлана. Үзбәкстанда туган 42 яшьлек Ирина Кәримова Мәскәүдә теркәлгән. Икътисадчы дипломлы Ирина шәхси медицина оешмасының экс-башлыгы, хәзерге вакытта эшсез. Ә 24 яшьлек Ольга Кришталь Украинаның Луцк шәһәрендә туган, фельдшер белгечлеген алган, аннары Новочебоксарскида «ашыгыч ярдәм» белгечлеге буенча яңадан әзерлек курсларын үткән.

Зыян күрүче як – Печниковлар гаиләсе: һәлак булган 33 яшьлек Денис Печниковның хатыны Юлия Печникова, шулай ук аның әти-әнисе.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Ялгышканнарын аңлап, үләргә калдырганнар»

«Денис вахта ысулы белән эшли иде. 2022 елның июнендә ул өйдә ялда иде, тагын 1 атнадан соң яңадан эшкә китәргә, анда аның вазифасын күтәрергә тиеш иделәр. Шул вакытта аның теше авырта башлады. Денис балачактан ук табиблардан курка иде, авыртуны басар өчен дип, ул эчте. Аңа тиздән китәргә кирәк иде, шуңа күрә ул ярдәм чакырды. Аңа алкогольдән сисема куярга тиеш иделәр», – дип сөйли үлгән ирнең әтисе.

Гаилә башлыгы сүзләренчә, чакыру буенча улының өенә табиблар килә, алар аңа алкоголь исереклегеннән арындыру өчен система куялар.

«Улымның ашказанын гына юдыртырга кирәк иде, ә табиблар аңа зур дозада препаратлар җибәрделәр. Аларның моны фатирда эшләргә гомумән хокукы юк иде. Нигә шулкадәр зур күләмдә кулланырга? Чөнки алар арзан препаратлар алып, аларны кыйммәтле итеп күрсәтәләр. Нәрсәдер эшләгәнче, алар аны тикшерергә һәм процедураларны шуннан соң башкарырга тиеш иде. Улымның, шулкадәр күп даруга чыдый алмыйча, йөрәге туктады», – дип сөйли ул.

Ир-ат фикеренчә, фельдшер Кришталь да, медицина оешмасының икенче хезмәткәре дә барысы да аяныч тәмамланырга мөмкин икәнен белгән.

«Алар аның бүлмәсендәге тәрәзәне ачкан – күрәсең, препаратлар кабул иткәндә, улымның хәле начарланган. Даруларны тамызып бетергәч, күрше бүлмәгә хатыны Юля янына керәләр, ул анда процедура вакытында кечкенә баласын йоклатырга кергән була. Аңа ире янына кермәскә кушканнар, әлегә йоклый, уянгач барысы да яхшы була, дигәннәр. Анардан 11 мең сумга якын акча алганнар. Килешүне, барлык дару пакетларын алып, ашыга-ашыга, чыгып качканнар. Берничә сәгатьтән соң Юля улыбызның үлгәнен күреп, «ашыгыч ярдәм» чакыра, ләкин инде соң була. Шунда ук «ашыгыч ярдәм» чакырылган булса, Денисны коткарып була иде», – ди ир.

Печниковның әтисе, медицина оешмасы хезмәткәрләре Денисның үлүен аңлаган, шуңа күрә җәзадан качу өчен ашыгып чыгып йөгергәннәр, ди.

Әтисе сүзләренчә, түләүдән соң, Кришталь белән килгән администратор Юляның картасына тиешле «сдача» акчасын җибәрә, бары тик шуның ярдәмендә генә җинаять эше кузгатырга мөмкин була.

«Әгәр бу банк аша күчерелгән акча булмаса, алар хәтта җаваплылыкка тартылмаслар иде. Безгә башта җинаять эше кузгатудан баш тарттылар, әмма без прокуратурага һәм тикшерү комитетына мөрәҗәгать иттек, аларга рәхмәт. Алар безгә бик ярдәм итте. Бу бик авыр эш булды. Без бөтен Россия буенча мондый оешмаларның эшчәнлеген тыюны таләп итәчәкбез», – дип дәвам итте Денисның әтисе.

Фото: © Печниковларның гаилә архивыннан

«Пауза алыгыз, без юристлар әзерлибез»

«Татар-информ» ачыклаганча, Кришталь белән бергә Печниковларда булган администратор җинаять эше буенча шаһит булып бара. Ул вакансияне очраклы рәвештә күрүен һәм әңгәмәгә килүен әйтә. Арендага алынган фатирда аңа документларны ничек тутырырга икәнен күрсәтәләр һәм «хезмәтләр сатарга» өйрәтәләр. Белеме буенча ул инженер-эколог, әмма аңа да пациентларга система куеп, препаратлар тамызырга өйрәткәннәр.

«Миңа эшемнең бер өлеше булган пациент яки аның туганы белән ничек килешү төзергә икәнен күрсәттеләр. Мин шулай ук пациентның ышанычын яуларга, анардан күбрәк акча алу өчен яхшырак һәм зуррак хезмәтләр тәкъдим итәргә тиеш идем. Килешүдә пациентның мәгълүматлары күрсәтелә, клиентның теләге буенча бу – аноним да булырга мөмкин иде. Әлеге оешмада 4 кеше эшли иде. Килүче һәм китүче администраторлар һәм фельдшерлар күп була, алар монда озак тоткарланмый», – диелә документларда.

Ачыкланганча, администратор күпчелек вакытын Печниковның хатыны Юлия белән түләү турында сөйләшеп һәм баскычта тәмәке тартып уздырган. Аның сүзләренчә, нинди дарулар кулланылганын ул белмәгән.

«Берничә сәгатьтән соң офиска Юлия шалтыратты, ул Печниковның гәүдәсендә үлү таплары барлыгын хәбәр итте, ул вакытта Кришталь аның белән озак сөйләште. Аннары Юлия кабат шалтыратып, иренең үлүен хәбәр итте. Берникадәр вакыттан соң офиста Кришталь тагын бер хатын-кыз һәм Краснодардагы төп офистан ике җитәкче белән видеоэлемтә аша аралаша башлады. Җитәкчеләрнең берсе аларга борчылмаска, паникага бирелмәскә һәм әлегә эшләми торырга, бераз пауза алырга кушты. Аннары без 2 атна эшләмәдек. Шулай ук җитәкчелек мондый күңелсез очракларда аларга ярдәм итәчәк юристлар коллегиясе барлыгын хәбәр итте», – дип сөйләде администратор.

Аның сүзләренчә, клиентлардан алынган барлык акча оешманың җирле бүлекчәсе башлыгы хисабына күчерелгән.

«Пациентлардан кергән акчаларны җитәкчеләрнең берсенең картасына яки хисабына күчердем, бу хакта җитәкчелек әйтте. Мин акчаны Ирина Кәримова исеменә күчердем. Аның картасыннан айга 2 тапкыр – һәр айның 1нче һәм 15нче көннәрендә хезмәт хакы ала идем. Дарулар сатып алуга катнашым юк иде. Аларга кем заказ биргәнен дә белмим. Бер тапкыр даруханәдән даруларны алып, офиска алып килгәнемне хәтерлим. Казанда клиника ачылган вакытта, берничә бригада эшләячәк, дип фаразлана. Нәтиҗәдә, персонал таба алмыйлар», – ди ул.

Клиент янына килгән администратор үзе белән таныштырырга тиеш була. Шуннан соң фельдшер анамнез җыя, шул ук вакытта пациентның хәле, аның кан басымы, пульсы диктофон язмасына теркәлсен өчен кычкырып әйтелә. Аннары клиентка сайлап алу өчен алдан сайланган дару препаратлары һәм дозасы белән Каримова тарафыннан расланган дәвалау схемасы һәм медицина хезмәтләре тәкъдим ителә.

Тикшерү версиясе буенча, Кришталь, Кәримова күрсәтмәсе буенча, алкоголь исереклеге хәлендә һәм шул ук вакытта йөрәк-кан тамырлары патологиясе булган пациентка ярамаган препаратларны тамызган. Нәкъ шул сәбәп аркасында Денис Печниковның гомере өзелгән, дип саный тикшерү.

Денисның әти-әнисе фикеренчә, Кәримова һәм Криштальның максаты улларын дәвалау булмый. Аларның сүзләренчә, шәхси оешманың максаты арзан даруларны кыйммәтле итеп күрсәтеп, күбрәк акча эшләү була.

Эш материалларыннан: Кәримова һәм Кришталь, кулланучыларның тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтә, алдан килешү буенча аңлы рәвештә эш итә. Алар үз гамәлләренең законсызлыгын аңлаганнар һәм тиешле игътибар күрсәтергә тиеш булсалар да, Денис Печниковның үлү мөмкинлеген күз алдына китермәгәннәр.

Әгәр суд Кәримова белән Криштальне гаепле дип тапса, аларга 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Дмитрий Шатров

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх