На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Апти Алаудинов: «18 яшьлек срочниклардан бала-чага ясарга кирәкми»

Срочниклар Украинадагы хәрби операция зонасында хезмәт итәргә тиеш, дип белдерде Кораллы Көчләрнең Баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы урынбасары, «Ахмат» спецназы командиры генерал-майор Апти Алаудинов. Бу хакта ул телеграм-каналында язды.

«18 яшьлек срочник-ир-атлардан соска каптырып йокларга яткыра торган бала-чага ясарга кирәкми.

Аларны беркайда да булмауга, бер җирдә дә катнашмауга, бушка дәүләт ипиен генә ашап ятуга һәм аннары өйләренә кайтып китүгә әзерләргә ярамый», – дип китерә «РБК» аның сүзләрен Алаудинов.

Аның сүзләренчә, ул Россия Президенты Владимир Путинның срочниклар ил тыныч вакытта «беркайда да хезмәт итмәскә тиеш» дигән карарын аңлый, тик хәзер «сугыш бара». Алаудинов әйткәнчә, хезмәткә чакырылучылар тулы хәрби хезмәткәрләр булып тора һәм, күбрәк түләүләр алу өчен, Оборона министрлыгы белән килешү төзи ала.

Март аенда Путин вакытлы хезмәткә чакырылучылар белән комплектланган гаскәрләрне дәүләт чиге сызыгыннан икенче һәм өченче эшелоннарга алып китәргә һәм аларны контрактчылар, үз теләге белән хәрби хезмәткә алынучылар һәм махсус бүлекчә сугышчылары белән алыштырырга боерды.

6 августтан бирле Курск өлкәсендә Россия һәм Украина армияләре арасында бәрелешләр бара. Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, 19 августка Украина Кораллы көчләре 3,4 мең хәрбиен югалткан.

Украина Президенты Владимир Зеленский Украинаның бу операциясен «Россия территориясендә «буфер зонасы» булдыру» дип, ә аның киңәшчесе Михаил Подоляк – «сөйләшүләрдә позицияләрне ныгыту» дип атады.

Путин фикеренчә, Украина Донбасста Россия хәрбиләренең һөҗүмен туктатырга тели, тик аның фикеренчә, анда операция темплары кимемәгән, ә киресенчә, бер ярым тапкырга арткан гына.

Ссылка на первоисточник
наверх