На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Липецк өлкәсенә дроннар һөҗүм булган: 9 кеше яралы, авыллардан эвакуация булган

Липецк өлкәсенә төнлә дроннар һөҗүме булган. Барлыгы 19 дрон һөҗүме турында хәбәр ителә. Шәһәр янындагы торак шартлый торган әйберләр сакланган объектта көчле шартлаулар булган. Шартлау хәрби аэродром янында дип хәбәр ителә. Шул сәбәпле, өлкәдә «кызыл» дәрәҗәдә куркынычлык дәрәҗәсе игълан ителде, юллар ябылды.

Кешеләргә тукталышларда җыелышып тормаска киңәш ителгән.

Губернатор Игорь Артамонов төнлә халыкка мөрәҗәгать белән чыкты: тәрәзәләргә якын килмәскә, дроннарны фото-видеога төшермәскә.

Дүрт торак пункттан – Копцевы хутора, Федоровка, Яковлевка, Тыновкадан эвакуация булган. 400дән артык гаилә күчерелгән. Бу хакта РИА Новости яза.

9 кешенең яралануы турында хәбәр ителә. Алар Липецк хастахнәсенә китерелгән.

Хәзерге вакытта «кызыл дәрәҗә» «сары дәрәҗәгә» күчерелгән, юллар ачыла башлаган. Губернатор иртүк хастаханәгә – каза күрүчеләр янына килгән.

Дроннар һөҗүме вакытында электроэнергия чыгынаклары зыян күргән һәм төбәкнең кайбер урыннарында ут беткән.

Бүген төнлә Белгород өлкәсенә 26 дрон һөҗүм иткән, Курскига – 7, Брянскига – 5, Воронежга – 4, Орелга – 1, Кырымга -5. Шулай ук 8 дрон Севастопольгә һөҗүм ясаган, 7 су өсте дроны Кырымга таба барганда шартлатылган.

Курск өлкәсенең Рыльск шәһәре янында көчле янгын турында хәбәр ителә.

Белгород өлкәсе Шебекино шәһәре

Фото: © губернаторның телеграм-каналыннан

«RT на русском» телеграм-каналы Курск өлкәсе янындагы ВСУ гаскәрләренә каршы авиабомбалар кулланылуы турында хәбәр итә.

Ссылка на первоисточник
наверх