На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Айгөл Бариеваның Европага сәяхәте маҗара белән тәмамланган

Айгөл Бариеваның Европа илләре буйлап сәяхәте бик маҗаралы тәмамланган. Казан аэропортында чикләүләр булу сәбәпле, артистка башта Мәскәүгә очарга, Казанга исә автобус белән кайтырга туры килгән.

«Бу треш булды. Сәяхәтләрдән болай итеп кайтканым юк иде әле.

Истанбулдан Казанга очканда, безне Мәскәүгә бордылар.

Казан кабул итмәде. Мәскәүдә 2 сәгать самолетта утырдык. Казанга юллар ачылыр, дип өметләндек, ләкин файдасыз. Безнең барыбызны да самолеттан чыгардылар, багажны өләштеләр. Контроль үттек, төшке аш ашау өчен һәр кешегә 1500 сумлык талоннар бирделәр. Ашаганнан соң, безне автобуслар белән Казанга алып кайтып киттеләр. Яңа юл буйлап 9 сәгать кайтканнан соң, ниһаять, без өйдә.

Бу – чын мәгънәсендә онытылмаслык сәяхәт булды», – дип язды җырчы үзенең Телеграм-каналында.

Айгөл Бариеваның Европа буйлап сәяхәт итүе турында хәбәр иткән идек. Ул чит илләрдә дә татар мәдәниятен активлаштыру юнәлешендә эш алып барды – бары тик татар милли бизәкләре булган киемнәр генә киеп, Европа илләре урамнарында татарча җырлар башкарды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх