На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Башкортстанда һәлак булган яшүсмер-питбайкерлар фаҗига мизгелен экшн-камерага төшергән

30 июнь көнне Уфа – Яңавыл трассасында питбайк белән идарә иткән 14 яшьлек үсмер алдагы машинаны узарга теләп каршы як полосага чыккан һәм каршы юлдан килүче 19 яшьлек егет идарә иткән «Лада Гранта» автомобиле белән бәрелешкән. Яңавылдан булган мототранспорт йөртүчесе ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк һәлак булган, аның Нефтекамадан булган 14 яшьлек пассажиры медицина учреждениясенә алып барганда үлгән.

Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Фото: © БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

«Ике яшүсмер дә имин гаиләләрдән, алар күрше авылларга туганнары янына килгән булган. Яңавыл малаена питбайкны әтисе узган ел ук бүләк иткән булган. Бабасы аның белән зур юлларга чыкмыйча, кырларда һәм авыл юлларында гына йөрергә рөхсәт иткән. Бу көнне ул дустын алып чыккан һәм бабасы әйткән сүзләргә колак салмыйча, зур магистральгә чыккан. Йөртүченең шлемында GoPro экшн-камерасы урнаштырылган булган. Малайлар бик каты куган. Алар бу тизлекне камерага төшерергә теләнгәндер, дип фаразлана. Кызганычка, сәфәр фаҗига белән тәмамлана. Үсмерләр каршы яктан килүче машинага барып бәрелә», – дип сөйләгән «Башинформ» чыганагы.

Фото: © БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча прокуратура тикшерү эше оештырган. Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешенә бәя бирәчәк, диелә БР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәрендә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.

youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх