На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Салават Фәтхетдинов «настоящая секретутка» очраткан

Салават Фәтхетдинов төрле хәлләрне үзенчә кызык итеп сөйли. Камал театрындагы концертында ул халыкны, инде үзе әйткәнчә, үзе белән булган хәлне сөйләп көлдергән.

Бер дустым бар, зур начальник инде. «Очрашып сөйләшик әле», – дип шалтыраттым. «Ярар, иртәгә 9га кил», – ди. Мин бит әле 9да әйләнеп кенә ятам.

Ничек итсәм иттем, торып бардым. Барсам, киңәшмә бара. Чыкты да: «Чәй эчеп, көтеп кенә тор инде», – дип, секретарь кыз белән безне кертеп җибәрде.

Секретарь кыз татар түгел инде, башка милләт. «Настоящая секретутка» инде. Бөтен җирдә миннән зуррак, шундый матур, чибәр хатын. Әле һаман да эшли ул, һаман да чибәр.

Мин диванда утырам, ул кухня кебек җирдә. Кыска гына итәк кигән, мине мыскыл иткән сыман, иелеп, чәй ясый. Миңа борылды да: «Вы чай будете?» – дип сорады. Мин: «С удовольствием», – дигән булдым инде. «С удовольствием дороже будет», – ди.

Чәйне шулхәтле каты итеп, кап-кара итеп ясаган. Шуннан соң тагын бер мөрәҗәгать итеп: «Девушка, у вас молоко есть?» – дигән булдым. «У меня нет, в холодильнике посмотрю», – ди. Барып, сөт алып бирде.

Чәйне эчеп бетердем дә, тагын нәрсәгәдер эндәшергә булдым. «Девушка, можно вас?» – дигән идем, «А вы сможете?» – ди. Мин дә үземчә кызып киткән булдым: «Как-нибудь уж постараюсь», – дигән булам. «Нет, как-нибудь уж ты постарайся дома с женой, а мне надо как надо», – ди. Шуннан бирле чәй эчкән дә юк, су эчәм, – дип сөйләгән җырчы.

 

Ссылка на первоисточник
наверх