Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин Пенза өлкәсе Әләзән авылында туйда чыгыш ясаган. Артист туйдагы кунаклар күплегенә шаккаткан.
«Бүген гади генә булмаган туйда чыгыш ясадым. Яшьләр янына залга чыккач, зал көзгеләрдән тора дип уйладым, чынлыкта исә бу – шулкадәр халык икән», – дип язган ул.
Әләзән – Европадагы иң зур татар авылы булуын да язып калдырган артист. Видеода да кунакларның күп булуы күренеп тора. Артист биеп торучы кунаклар видеосына «очы-кырые күренми» дип язган.
Свежие комментарии