На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Чәй дә куймадылар» – Җырчы Рәфис Кәлимуллинның Пенза якларыннан күңеле төшеп кайткан

Үз тамашачысын булдырган Рәфис Кәлимуллин «Шаян-ТВ» телеканалының «Килде-китте шоу» тапшыруына кунак итеп чакырылган. Анда ул алып баручы Айгөл Борһаниеваның кунакчыллык турындагы сорауларына җавап бирде.

«Пензаның бер авылына үз концертым белән түгел, җырларга гына бардым. Төркемем белән 700 км узып бардык, клуб мөдире чәй дә куймады.

Халык та күп җыелмады. Татар кешесе татар кешесенә татар авылына килгән. Шул чәй генә куярга иде, өйдән кайнатма, янына коймак кына куй инде. Калганын сатып та алабыз. Мин бик каты күңелемә авыр алдым. Гомеремдә килмәсәм дә, дип әйтеп калдырдым.

«Сез – татар кешесе, мөселман кешесе. Татарстанда кая гына барсак та ашатып-эчертеп озатып калалар», – дип әйттем.

700 км юл узып килгән кунакларны чәй эчертеп, ашатып җибәр инде. Авыр кабул иттеләр, тупас җавап бирделәр. 7-8 кеше бит инде без, чәй эчертеп озат инде. Ул авылга башка бармасам да үкенмим. Аннары башка артистларга да «Рафис тупас икән» дип әйтеп кайтарганнар иде. Әйе, мин тупастыр, әмма мин дөресен әйтәм», – дип сөйләде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх