На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

63 яшьлек хатын мәеткә кияүгә чыккан

Петербургта яшәүче хатын үлгән кешегә кияүгә чыккан. Шулай итеп, ул фатирлы булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

63 яшьлек хатын аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепләнә.

2015 елның июленнән 2016 елның сентябренә кадәр ул дәүләт оешмаларына, нотариаль һәм суд органнарына никахлашу турында ялган таныклык бирә.

Әлеге таныклыкта ул 2015 елның мартында үлгән кеше белән никахлашкан дип язылган. Ир-ат Киров районында яшәгән булган.

Шулай итеп, ялган «хатын» 6 миллион сум чамасы торган фатир хуҗасына әверелә һәм милеккә хокукны күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында терки.

Төньяк башкаланың Киров районы прокуратурасы бу хатынны аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепле дип таба. Мәрхүм ир-атның апасы әлеге эш буенча зыян күрүче дип табылган.

Җинаять эшен судка тапшырганнар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх