На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...
  • Галина Соколова
    А перевод!?Җир һәм мөлкәт мө...

Путин Азәрбәйҗан очкычы һәлакәте өчен Илһам Алиевтан гафу үтенде

Россия күгендә Азәрбәйҗан очкычы һәлакәткә юлыгу сәбәпле, Россия президенты Владимир Путин Азәрбәйҗан президенты Илһам Алиевка гафу үтенү сүзләрен җиткерде. Бу хакта Россия президентының матбугат үзәге хәбәр итә дип яза РИА Новости.

Ике ил җитәкчесе «Азәрбәйҗан һава юллары» авиакомпаниясе очкычының 25 декабрьдә Казахстанның Актау шәһәре янында һәлакәткә юлыгуы хакында сөйләшкән.

Владимир Путин бу фаҗиганең Россия күгендә булуы уңаеннан, Алиевка гафу үтенү сүзләре җиткергән. Ул шулай ук һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашканын, хастахнәдә ятканнарның тиз арада савыгуларын теләвен әйткән.

Бакудан Грозныйга очкан Embraer 190 самолеты Каспий диңгезенең икенче ягында – Актау янында җиргә төшә, аңа ут каба, андагы 69 пассажир һәм экипаж әгъзаларыннан биш кешенең 29ы исән кала. Росавиация башта очкыч кошларга бәрелгән, шул сәбәпле Актауга киткән дип аңлаткан иде. Азәрбәйҗанның цифрлы үсеш һәм транспорт министры Рашад Нәбиев һәлакәт сәбәбе – «Тышкы тәэсир» дип атады. Аның әйтүенчә, пассажирлар да, экипаж да Грозный өстеннән очканда шартлау ишеткән.

Росавиация белдерүенчә, фаҗига булган көнне вәзгыять бик катлаулы булган: Грозный һәм Владикавказга украинаның дроннары һөҗүм иткән, шул сәбәпле, һава аланында «Ковер» режимы кертелә, очкычлар кабул ителми. Өстәвенә, Грозныйда ул көнне томанлы була. Очкыч командиры ике тапкыр Грозныйга утырмакчы булып карый, аннары Актау аэропортына утырырга дигән карарга килә. Шәһәрдән 3 километр ераклыкта ул җиргә төшә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх