
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Бердәм тавыш бирү көне уңаеннан «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында оештырылган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында катнашты.
Студиядә җырчы «Егет без» дигән җырын башкарды. Җырлаганнансоң аңа «Син Татарстанны ни өчен яратасың?», дигән сорау бирделәр.
Фирдүс Тямаев Татарстан белән горулануы турында әйтте.«Мин Татарстанда туган. Минем Татарстанда нәселемнең, әби-бабаларымның кабере. Минем Татарстанда тора әти-әнием. Татарстанда гаиләм: өч балам, яраткан хатыным, үзем яшим. Мине Татарстан күтәрде. Татарстан халкына һәм читтә торган татар милләтенә хезмәт итәм. Татарстанны яратам. Бүгенге көндә Татарстан белән горурланам. Мин һәрвакытта да милләтпарвәр булдым.
Шуңа күрә инде кая гына барсам да Татарстан белән чын күңелдән горурланам. Бүгенге көндә Татарстан күз алдында үсә, матурлана, чибәрләнә, исеме дә алга бара. Иң беренче республика булып, иң беренче регионнар рәтендә тора», – дип сөйләде Фирдүс Тямаев.
- Телемарафон иртәнге 8дә башланып китте һәм 22 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии