На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Фәкыйрьлек килмәсен өчен нишләргә?

Фәкыйрьлек килмәсен, дисәк… – Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында шул хакта киңәшләр яза.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтергә кушкан әлеге зикер сүзләренә игътибар бирик әле:

لا حول ولا قوة الا بالله العلي العظيم

Укылышы: «Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм» («з» хәрефе сакау итеп укыла – ред.).

Мәгънәсе: «Газиз һәм Хаким булган Аллаһтан башка көч һәм куәт иясе юктыр».

Гасад бине Вәда Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: «Берәү көненә 100 тапкыр «Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм» сүзләрен әйтсә, ул кешегә фәкыйрьлек килмәс», – дигән сүзләрен риваять иткән (Ибне Әби Әд-Дүнья).

Һәркемгә дә бәрәкәтле, игелекле, уңышлы эш атналары теләп калам! Зикер, дога сүзләре телебездән төшмәсен иде, алар ике дөнья бәхет-сәгадәтебез өчен дә мөһим булып тора, ди Тимергали хәзрәт.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх